27 апрель көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә өмә оештырылды. Мәктәбебез укучылары мәктәп яны участокларын, Олы һәм Кече Шыңар чишмәләрен, урамнарны чистарттылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә “Агач утырту көне”ндә барлыгы 50 төп чыршы үсентеләре утыртылды.
Оет авыл клубында китапханә белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде.
26 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ак калфак” клубына һәм “Мирас” фольклор коллективына йөрүчеләрнең күрше Сабай авылы тамашачылары белән очрашу – бәйрәмен оештырдылар.
25 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган тематик концерт булды.
26 апрель көнне радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйлар гаиләсендә булдык.
18 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын чистарттылар
13 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегенең үзешчәннәре, иҗат коллективлары катнашында зур концерт булды.
8 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы белән очрашу уздырдылар
30 март көнне Саба район мәдәният йортында үткәрелгән “Татар кызы 2019” конкурсында Кече Шыңар авылыннан Билалова Энҗе Илһам кызы уңышлы чыгыш ясады.