19 июльдә «Олимп» паркында Оет авыл клубы традицион милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс оештырды. Мастер-класста катнашучылар халык һөнәрчелеге сәнгате белән таныша алдылар, үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясадылар. Барлык катнашучылар да үз хезмәтләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
17 июльдә Оет авылы клубы мөдире «Татар халык уеннары»дигән уен программасы үткәрде. Чара башында балалар белән татар халык уеннары, аларның тарихы һәм татар халкы мәдәниятендәге әһәмияте турында сөйләштеләр. Аннары балалар рәхәтләнеп уеннар уйнадылар. Бу уеннар балаларның күңелен ачып кына калмыйча, аларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән яхшырак танышырга да ярдәм итте. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларда күңелле тәэсирләр һәм яхшы кәеф калдырды.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
Оет авылында "Нижнекамскнефтихим" ГАҖ вәкилләре белән очрашу булды. Очрашу барышында алар "Этилен үткәргечләр идарәсе" мөлкәт комплексы линия корылмасын реконструкцияләү" проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш –монтаж эшләре белән таныштырдылар.
22 июнь көнне Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. Шәмнәр яндырып, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
14 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.
8 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. 2025 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Чәчү батыры” исеме Маликов Ниязга , “Кыр батыры” исеме “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов Илназга бирелде, ул тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган иде, бер-бер артлы ярышлар үткәрелде : татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы. Катнашкан кешеләргә бүләкләр дә бик мулдан булды. Уеннар белән аралашып концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә Ахунҗанов Рифат Ришат улы лаек булды.
31 май көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Югары профессионализм һәм югары класслы спортчыларны әзерләү эшендә ирешкән уңышлары өчен тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы Татарстан Республикасы сумо Федерациясенең Рәхмәтенә лаек булды. Ә аның шәкертләре Азалия Семенова һәм Фәрхуллина Кристина ирешкән уңышлары өчен ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.