Табигатьнең могҗизалары күп. Шуларның берсе-ел фасылларының үзенчә матур һәм кызыклы алмашынуы. Һәр сезонның үз серләре, табышмаклары, әкиятләре. Ләкин иң тылсымлы әкиятләр-кышкылары. Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел тарихлары гына түгел, ә тылсым да, могҗизалар да, кызыклы маҗаралар да. Югары Симет авыл китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» дигән әдәби уен үткәрелде.
Балалар өчен яңа ел бәйрәме - тылсымлы дөньяга, күңел ачуларга һәм бүләкләргә чума алган үзенчәлекле вакыты. Югары Симет авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр . Бу көн барлык катнашучылар өчен дә чын вакыйгага әверелде. Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Балалар күңелле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар һәм әкият персонажлары белән бергә биеделәр. Барлык теләүчеләр өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында истәлек фотолар ясау мөмкинлеге булдырылды.
29 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, кызыклы һәм бай бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсым, күңелле һәм шатлык хисе бүләк итте.
Яңа ел - иң матур һәм әкияти бәйрәм. Яңа ел килүен һәрвакыт түземсезлек һәм аның күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар китерәчәгенә өмет белән көтәләр. 29 декабрь көнне Түбән Симет авыл клубында Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!" дип исемләнгән кичә үтте. Бу искиткеч кичтә авылдашларына бәйрәм рухы һәм күңеллелек хөкем сөргән күңелле бәйрәм бүләк ителде. Күңелле музыка, концерт номерлары, төрле уеннар, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары барлык тамашачыларга ел буе дәрт һәм энергия бирде. Шулай ук традицион Яңа ел лотереясе дә уйнатылды. Бәйрәм һәркемгә ошады. Олылар да, балалар да бәйрәм кәефе алдылар.
Югары Симет мәдәният йотында Югары Симет урта мәктәбе укучыларының күптән көтеп алган “Яна ел” бәйрәме шаулап-гөрләп узды. Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле булды.
28 нче декабрь көнне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында "Чыршы белән булган хәл" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды. Төрле әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы булып эти-әниләр катнашты. Балалар үзләренең өйрәнгән җыр-биюләрен күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр. Бэйрәм күңелле һәм матур булды.
Югары Симет авылында яшәүче Галиәхмәтов Муллахмәт Югары Утар балалар интернат-йортында булды. Балаларны кәҗәгә утыртып йөртте. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Балалар бик шатландылар. Ятимнәргә булган изгелегегез өчен зур рәхмәт.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.
Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.
Югары Симет авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. ҖЧҖ «Симет» тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар вакытында чистартыла.