18 май көнне фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде.
14-16 май көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә үткәрелгән "Президентские состязания " ярышында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучыларыннан торган команда 1 урынга лаек булды. Мәктәбебез командасы үзләренең көчле, алга омтылучан булуларын тагын бер кат исбатладылар.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көчендә алып барыла. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла. Җәй айлары матур килеп мул уңыш үстерүләрен теләп калабыз.
Югары Симет авыл җирлегендә 8 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., сугыш чоры баласы Халиуллин М.Х., укучылар катнашты.
Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта.
8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районы финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. Югары Симет урта мәктәбе укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.
4 май көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты булды.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай шигырьләре» дигән шигъри сәгать үткәрделәр.