8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.
Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе директоры Гарифуллин Р.Н., мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Чишмәләрне чистарту - яхшы һәм кирәкле традиция. Һәр ел саен Югары Симет урта мәктәбе укучылары белән өмәләр оештырыла. Быел да читтә калмадык! Үз тирәлегебезне чиста тоту беренче чиратта безнең бурычыбыз.
28 апрельдә Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары зиратында чираттагы өмә узды. Территория корган агачлардан, үләннәрдән чистартылды.
26 апрель – Бөек Тукаебыз тууына 138 ел. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур шигырь бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре укылды.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Югары Симет авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен, тол калган өлкәннәрне ЭПУ «Сабыгаз» җитәкчесе Мөхетдинов Ирек Исмагил улы һәм авыл җирлеге секретаре Шәйхлиева Лилия Рафаэль кызы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы 5 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.
20 апрель көнне Югары Симет авыл җирлегенә кергән бюджет учрежденияләрендә өмәләр үткәрелде. Барлык территория чүпләрдән, корган агачлардан чистартылды.
20 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары булышлыгы белән Югары Симет авыл уртасыннан агучы инеш чүптән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөнәҗәтләр кичәсен үткәрделәр. Кичәдә эчтәлекле мөнәҗәтләр тәкъдим ителде .