ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында "Ажаган" хәрби-патриотик уен оештырылды. Балалар әтиләре белән төрле каршылыкларны үтеп, сейфтан юкка чыккан документларны эзләп таптылар. Балаларга уен ошады.  Солдат булыр өчен җитез, кыю, куркубелмәс булырга кирәк икәнен анладылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбе укучылары волейбол ярышларында зур уңышка иреште. 21 нче февральдә үткән Афганистанда һәлак булган якташлар истәлегенә уздырылган ярышта 2 урынны алдылар. 22 февраль көнне уздырылган мәктәп волейбол лигасында егетләр командасы 1 урынны, кызлар командасы 2 урынны яуладылар. Тренерлары Шаехов Нурдил Данилович.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22
февраль, 2025 ел
шимбә

21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Харисов Мөхәмәтфаризга  истәлекле медальне Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге сәркәтибе Шәйхлиева Л.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Район китапханәсе оештырган "Утлы еллара кайтавазы" әдәби марафонында Югары Симет авыл китапханәсе укучылары да рәхәтләнеп катнашалар, сугыш темасына әсәрләр укып, иң кызыклы өзекләрне дәфтәрләренә язып куялар. Югары Симет урта мәктәбенең 7 класс укучылары белән язучы И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясен укыдылар. Хикәя буенча үз фикерләрен укучылар "әдәби марафон" дәфтәренә язып куйдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Түбән Симет авыл клубы белән берлектә Әфган сугышчыларына багышланган "Вакыт… сезне сайлады" исемле күңелле очрашу кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

14
февраль, 2025 ел
җомга

Түбән Симет авылынын "Шатлык"балалар бакчасында агач түбә конструкцияләрен уттан саклау очен эшлэр башкарыла. Подряд организация ИП Пенин Н.В.

Тэги: ОКС

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә фашистларга каршы көрәшүче яшь геройларга багышланган  “Кечкенә батыр йөрәк" дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

3 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2025 елның 1 февраль көнне  Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2025»   - «Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм чаңгы ярышы узды . Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булдылар. Чарада җиңүчеләргә  диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

30 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Симет" җәмгыятенең 2024 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак җитәкчесе эшләнгән эшләргә анализ ясады, алдагы елга планнар белән таныштырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International