"Үсеп килүче буында патриотик тәрбия максатыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Ватанны саклау безнең бурыч!” - исемендә, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция сугышчысы Г. Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Тирә-якны чистарту буенча экологик ике айлык кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск кырыйларын чистарттылар.
Югары Симет авыл җирлеге командасы Саба районы волейбол чемпионатында уңышлы чыгыш ясый.
4 апрель көнне авыл мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре Югары Симет авылында күпфункцияле үзәк территориясен кардан чистарттылар.
2 апрель көнне Югары Симет авылы мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде.
28 март көнне авылыбызга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.
Нәүрүз - фарсы һәм кайбер төрки телле халыкларда көн белән төн тигезлеге, яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме.
Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче кызыбыз Гатауллина Әминә 23 март көнне Саба районында уздырылган "Юный мастер" "Baby skills" регионара чемпионатның муниципаль этабында катнашып кайтты.
“Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!” фестиваль конкурсы кысаларында Югары Симет мәдәният йортында "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приюты, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты һәм "ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ" җәмгыятенең ЭПУ "Сабагаз" идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады.
19 март көнне Югары Симет авылы клубында , язны каршы алу – “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.