Югары Симет авылында гомер итүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллин үзенең 90 яшен билгеләп үтте.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре , Яңа ел бәйрәме уңаеннан Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары халкына күңелле кичә оештырдылар. Бәйрәм кичәсе кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Җирлегебез Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсы җиңүчесе булды . Авыл җирлегенә президент тарафыннан яңа Шевроле-Нива машинасы тапшырылды .
26 нчы декабрьдә Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре үтте.
Югары Симет авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчалары балаларының күптән көтеп алган Яна ел иртәсе үтте.
Җирлегебездә Яңа - 2022 елны каршы алуга хәзерлек эшләре бара.
9 декабрь – Ватан геройлары көне . Ватан Геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Бу көндә без илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән авылдашларыбызны искә алабыз.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Халыкара Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
2021 елның 27 ноябрендә Казан шәһәре Ленин мәдәният сараенда XVI сезон “Нечкәбил-2021» республика конкурсы финалы узды.
“Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале кысаларында , Р. Батулланың “Ак күгәрченнәр” комедиясе сәхнәләштерелде.