Югары Симет урта мәктәбендә мәктәп яны « Кояшкай» лагеры 1 июнь көнне эшли башлады.
Быел , Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу белән истәлекле .
13 июнь көнне җирлегебездә шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды.
Югары Симет авыл җирлегендә милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыйдылар.
Симет хуҗалыгында , күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаба – мал азыгы әзерли башладылар.
22 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау “ бәйрәме булып узды. Мәктәпне барлыгы сигез укучы тәмамлады.
8 май көнне Түбән Симет һәм Югары Симет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
7 май көнне җирлектә агач утырту буенча өмә үткәрелде, барлыгы кырык төп нарат үсентесе утыртылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан , Югары Симет авыл җирлегендә , тыл хезмәтчәннәренә район хакимиятеннән азык-төлек пакетлары , спонсордан бүләк пакетлар, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.
2 май көнне Югары Симет авылы зиратында чираттагы өмә узды.