29 апрель Саба спорт комплексында , Саба муниципаль районы Кубогының волейбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында финал уеннары булып узды .
"Георгий тасмасы" акциясе кысаларында Югары Симет урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләренә Георгий тасмалары бәйләделәр һәм каберлекләрне тәртипкә китерделәр.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет авыл мәдәният йорты, китапханә, Керәнне клубы һәм Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә «Тукай безнең йөрәкләрдә " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
13 апрелендә МБУ "Спорт комплексы" нда авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре ,практикант-студентлар белән берлектә, балалар катнашында әти-әниләргә концерт куйдылар.
Язгы кар сулары аккан чорда гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатыннан Югары Симет авыл җирлегендә су үткәрү торбаларын кардан һәм боздан чистарту буенча эшләр башкарылды.
28 март көнне Түбән Симет авылында "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проектын тормышка ашыру максатыннан "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
21 март көнне Югары Симет авыл җирлегендә яз бәйрәме “Нәүрүз” үткәрелде.
Югары Симет мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Киленнәрнең уңганы , кайнананың булганы» дип исемләнгән бәйге -тамаша үткәрелде.
8 март көнне Түбән Симет авыл клубында 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ягез әле, әниләр “ дип исемләнгән бәйрәм кичәсе кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде.