Традиция буенча февраль ае , Югары Симет урта мәктәбендә, укучыларда дуслык ,гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә.
24 февраль көнне Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, " Вәт ичмасам, егетләр!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.
20 нче февраль көнне Саба Арена спорт комплексында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 32 ел тулу уңаеннан, Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчы якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол буенча турнирда Югары Симет урта мәктәбе һәм җирлек яшьләре волейбол командалары катнашты .
13 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлллары-2021 һәм «Татарстан чаңгы юллары-2021»Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды.
2021 елның 8 февралендә район башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗанович һәм тармак җитәкчеләре катнашында халык җыены булып узды
30 гыйнвар көнне “Симет” хуҗалыгында 2020 ел нәтиҗәләре, 2021 елга куелачак бурычлар буенча отчет җыелышы узды.
Югары Симет авылы Совет урамы 19 адресында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә, найм килешүе буенча бирелә торган торак төзелеп бетү алдында тора .
Югары Симет урта мәктәбендә түгәрәкләр нәтиҗәле эшләп килә.
13 гыйнвар көнне Түбән Симета авыл клубында Искечә Яңа ел уңаеннан ял кичәсе үткәрделәр.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә балалар өчен "Чыршы дусларын җыя" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме оештырдылар