3 сентябрь көнне Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
“Симет” хуҗалыгы хезмәтчәннәре бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамладылар. Куйган хезмәтләре өчен барысына да бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә барлык эшләрендә уңышлар телибез.
1 сентябрь - һәркем өчен үз гомерендә иң дулкынландыргыч көн. Югары Симет урта мәктәбендә Беренче кыңгырау чыңлады һәм яңа уку елы башланды. Тантаналы линейка Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимннарын башкарудан башланды.
«Яшьлек» яшьләр үзәге, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы белән берлектә, бәйрәм уңаеннан яшьләр өчен спорт-күңел ачу программасы үткәрделәр.
Югары Симет авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 240 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына эшләнде. Эшне сыйфатлы итеп ПМК-159 оешмасы башкарды.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.
Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә бик матур гына чәчәкләр үсә. Бу матурлыкны мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре үз куллары белән булдырып, су сибеп, чүпләрен утап, җәй буе карап торалар. Шушындый матурлыкны булдырган кешеләргә зур рәхмәт.
Түбән Симет авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада чираттагы "Яхшы кәеф дулкынында" исемле урам концерты булды.
Югары Симет авыл җирлегендә Югары Симет авылының Совет урамына асфальт салу эшләре башкарылды. Эшне МДСУ “Балтач” эшчеләре башкарды. Сыйфатлы асфальт җәю транспорт чараларының хәрәкәт итүендә уңайлылык тудыра. Хәзер авыл халкы озак еллар хезмәт итәчәк тигез һәм нык юллардан файдалана алачак.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә көзге чәчү башланды. Барлыгы хуҗалыкта 200 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Эшләрендә уңышлар телибез.