Ел саен Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе үтә.
Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет авылында «акыллы» электр исәпләгечләр урнаштыру эшләре бара . Яңа технологияләр ярдәмендә «акыллы» счетчик мәгълүматны электрон формада , интернет аша яки кәрәзле элемтә аша хезмәт күрсәтүче компаниягә җибәрә.
Җирлек территориясендә, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчалары эйләнә –тирәсендә чүп үләннәрен чабу эшләре башланды.
Бу көннәрдә “МДСУ-1” ҖЧҖ оешмасы, “Авыл урамы юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Түбән Симет авылы Ленин урамында 500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерде.
Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Югары Симетлеләр дә, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр, нарат үсентеләре утырттылар.
9 май көнне , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан , Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр салынды , җирлектә яшәүче 1 сугыш ветеранының тол хатынына һәм 9 тыл хезмәтчәненә район Башлыгы исеменнән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Югары Симет авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә " республика хәрәкәте кысаларында, аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Бөтендөнья мирас көнен бәйрәм итү кысаларында, Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар обелискы территориясе җыештырылды.
Санитар-экологик чисталык икеайлыгы кысаларында 4 апрель көнне җирлектә өмә уткәрелде.
22 март көнне Югары Симет авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар матур концерт программасы карадылар