Югары Симет авыл китапханәсе "Әни турында хикәяләр укыйбыз сезнең белән"дип исемләнгән республика акциясендә катнашты.
Язның иң гүзәл бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан җирлектәге балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында күңелле бәйрәм чаралары узды.
Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара.
Тиздән иң якты , язгы бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм букетлары ясау буенча иҗади мастер -класс үткәрделәр.
Югары Симет авыл җирлегенең урта мәктәбендә , балалар бакчаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
Югары Симет авыл җирлегендә юллар, пожар гидрантлары, җәяүлеләр күпере һәрдаим кардан чистартылып тора.
Югары Симет авыл җирлеге егетләре Әфганстанда һәлак булган һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 31 ел тулуга багышланган сугышчылар Кубогында волейбол буенча I урынны яуладылар.
2020 елның 7 февралендә Югары Симет авыл җирлегендә «Татарстан чаңгы юлы-2020» массакүләм чаңгы ярышы узды .
2020 елның 31 нче январь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятенең отчет җыелышы булып утте.
30 гыйнвар көнне Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов һәм районның тармак җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены булып узды.