Район Сабантуенда Симет авыл җирлеге көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар
Республиканың максатчан программасы кысаларында ,Югары Симет урта мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә, шулай ук , шул ук бинада урнашкан «Ромашка» балалар бакчасында да ремонт эшләре башланды.
Узган шимбәдә Югары Симет авыл җирлегендә милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Бәйрәмгә җыелган милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты , күңел ачты. Сабантуй батыры булып Югары Симет авылы егете Мубаракшин Инзил калды.
Сабантуй татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Сабантуйга бирнә җыю әлеге күркәм бәйрәмнең күңелле бер өлеше булып тора.
Югары Симет авылында, урта мәктәп биләмәсендә , универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше бара. Киләчәктә биредә, балаларга һәм яшьләргә, волейбол, баскетбол белән шөгелләнергә мөмкин булачак. Югары Симет авыл җирлеге.
Бу көннәрдә “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан , “Авыл урам юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Югары Симет авылының Тукай урамында юл төзекләндерү эшләре бара. Барлыгы 480 метр юл төзекләндереләчәк. Югары Симет авыл җирлеге.
25 май көнне Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы звонок” бәйрәме булып узды.Югары Симет авыл җирлеге.
Югары Симет авыл китапханәсендә пионерия туган көн уңаеннан “Пионерия узган юл” дип исемләнгән тарихи-патриотик сәгать уткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
11 май көнне Югары Симет мәдәният йортында , “Саба торак- коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесы” акционерлык җәмгыяте
призына үткән татарча көрәш бәйгесендә Саба, Теләче, Арча районнарыннан килгән 2007 һәм аннан яшьрәк 50 артык көрәшче көч сынашты. Югары Симет авыл җирлеге.
8 май көнне Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында совет гаскәрләренең фашистлар Германиясен җиңүенә 74 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды. Югары Симет авыл җирлеге.