Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Комбайннар ашлыкны җыеп китүгә артларыннан җир эшләрен бетереп барырга тырышалар. Хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре башкарыла.
Югары Симет балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр. Тәрбиячеләр, балалар шушындый матурлыкны булдыруда үзләренең өлешләрен кертәләр.
Иләбәр авылында Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә уздырылган милли көрәш ярышында авылыбыз көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү авырлыкларында Миңнуллин Шамил 55 кг 3 урын, Ахмадуллин Инсаф 55 кг югары үлчәүдә 2 урын, Ибрагимов Илшат 55 кг югары үлчәүдә 1 урын, Ахмадуллин Булат 80 кг 1 урын, Закиров Данис 120 кг 2 урын, Закиров Делюс 120 кг 1 урынны яуладылар. Уңышлары белән котлыйбыз.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы (Шәмәрдән зонасы) буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да район этабында уңышлар телибез.
“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Кырларда ике Полесье-10, ике ДОН-1500Б комбайннары эшли. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Югары Симет авыл зираты коймаларын буяу эшләре башланды. Авыл халкының олысы, кечесе шушы изге эштә актив катнашты. Катнашкан, оештырган кешеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тузган сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Бүгенге көндә Югары Симет авылында , хуҗалары тарафыннан 1 тузган йорт, 3 сарай, Түбән Симет авылында 1 сарай сүтелде.
25 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында «Яхшы кәеф дулкынында " исемле чираттагы ачык һавада урам концерты булды. Концертта Мишабаш, Иске Мичән, Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йортлары һәм Түбән Симет, Өтернәс, Пукәл, Кибәче авыл клубы хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!
Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге ялларын хезмәт белән үткәрәләр. Алар җирлек биләмәсендә урам-тыкрыкларның печәнен чабалар, мәдәният йорты тирәләрен чисталыкта тоталар, Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә төрле эшләр башкаралар.