“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре башланып килә. Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәргә ашлама кертү буенча эш алып барыла.
12 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары агач утырту белән шөгыльләнделәр. Укучылар экологик акциядә катнашуга зур җаваплылык белән килделәр.
5 апрелдә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы мөдире Югары Симет урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган "Гомерем тәлгәшләре!" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 1 нче урынны яулады. Бу җиңү рәттән бишенче ел яулана. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
28 март көнне изге Рамазан аенда Югары Симет авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар ҖЧ “Симет” җәмгыяте, авыл яшьләре булышлыгы белән үткәрелде. Мәҗлескә килгән авылдашларга Муллагалиев Илнур хәзрәт вәгазьләр сөйләде. Ифтар күңелле, дустанә, җылы һәм өйдәгечә уңайлы мөхиттә узды.
Югары Симет авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган укулар үткәрелде. Катнашучылар ни өчен сугыш турында китап уку мөһим һәм кирәк, ни өчен үз илеңнең тарихын һәм Бөек Ватан сугышы тарихын белергә кирәк, дигән фикерләре белән уртаклаштылар.
27 март көнне Югары Симет мәдәният йорты китапханәче белән берлектә медицина хезмәткәре һөнәре белән танышу максатында авыл фельдшеры Мифтахова Зөлфия белән очрашу оештырды.
23 март көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, "Нәүрүз килә, Нәүрүз" исемле халык бәйрәме үткәрделәр. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре ерак тарихыбызга барып тоташа. Әмма элеккечә үк бу бәйрәмне җырлар, биюләр, конкурслар белән каршы алу гадәте бар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы", тәм-томнар белән сыйландылар, җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлектә актив катнаштылар.
Югары Симет мәдәният йортында ирләр өчен бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Бильярд- спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен да. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында безнең ир-атлар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә җанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Бу спорт төренә беркемнең дә кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз , стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.
Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп утелде. Кичәгә балаларның әниләре, дәү әниләре чакырылды. Матур җыр - биюләр, күңелле уеннары белән балалар үзләренең якын кешеләрен җылы тәбрикләде. Чара бик матур булып истә калды.