26 августта Түбән Симет авыл клубында Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Иләбәр, Өтернәс клублары белән берлектә «Моң агыла Туган ягыма" Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм урам концерты оештырылды.
3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» турында Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрделәр.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балавыздан шәмнәр» дигән мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр.
“Симет” җәмгыяте игенчеләре ашлык суктыруны тәмамладылар. Ил табынын икмәк белән тулыландыруга үзләренең зур өлешләрен керткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Югары Симет урта мәктәбе һәм балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр.
Югары Симет авылында грант акчасына Пионер, Совет, Мәктәп һәм Төзелеш урамнарын тоташтыручы юлларга, Түбән Симет авылында Ленин урамына, барлыгы авыл җирлеге буенча 1890 метр юлдагы чокырларга ремонт ясалды.
29 июль көнне "Олимп" ял паркында Югары Симет мәдәният йорты, Тубән Симет авыл клубы хезмәткәрләре, китапханә, авыл үзешчәннәре катнашында "Кичке уен" оештырылды.
“Рамазан” җәмгыяте Югары Симет авылында үзарасалым программасы буенча 200 метр юл ремонтлады. Эш тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарылды.
29 июльдә Югары Симет авылында яшьләр җыены булып узды.