3 ноябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта почетлы кунаклар итеп авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хасаншин, һәм Марсель Хәким улының дуслары чакырылды. Барлыгы сигез команда (Симет, Симет Мәктәп, Тимершык, Бигәнәй, Саба, Барс, Юлбат, Корсабаш) көч сынашты һәм нәтиҗәләргә килгәндә:
1 урын- Симет командасы
2 урын- Симет Мәктәп командасы
3 урын – Бигәнәй командасы
4 урын – Барс командасы
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
1 ноябрь көнне Байлар Сабасында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фәргать Әһлиулла улы истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар.
36 кг, Хәйретдинов Дилюс 3 урын,
50 кг, Талипов Сәет 2 урын,
70 кг, Ахмадуллин Инсаф 1 урын.
Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Закиров Дилюскә алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!
20 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә «Әтиләр көне» бәйрәме оештырылды.
Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре алып барыла. Эшне “Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе” хезмәткәрләре башкара.
17 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йорты , Түбән Симет авыл клубы һәм китапханә белән берлектә Гарифуллина Дилә Гамилевнаның "Укытучы – горур исем" дигән кичә портреты үткәрде. Укытучының хезмәтен һәм талантын мактаулы бәяләве искиткеч. Кичә-портрет-укучыларга, хезмәттәшләргә һәм кунакларга педагогик һөнәрнең әһәмиятен күрсәтүнең менә дигән ысулы һәм укытучы-юбилярның илһамландыргыч үрнәге. Мондый кичәләр истәлекләрне сакларга, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытырга һәм һәр кеше тормышында белем бирүнең мөһимлеген ассызыкларга ярдәм итә.
Югары Симет мәдәният йортында "Гомеремнең иң гүзәл чагы" дигән портрет кичә үткәрелде.
Интернет челтәрендә кибер куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, ата-аналар һәм педагогик җәмәгатьчелекнең Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгы проблемасына игътибарын тәэмин итүгә юнәлдерелгән бердәм куркынычсызлык дәресен үткәрү кысаларында урта төркемдәге балалар белән "Балаларның цифрлы бәйлелеге" темасына дәрес үткәрелде. Балалар белән күп вакыт телефонда утырсалар, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда балалар смартфонны чамасыз куллану баланың күрү сәләте начараюга китерәчәк. Бала ата-аналары белән аралашудан туктый. Шулай ук Смартфон кешеләр белән уңышлы аралашу өчен кирәкле социаль күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирми. Бу укуда кыенлыклар тудыра дигән нәтиҗәгә килделәр.
Балаларның табигать фәннәре һәм әйләнә-тирә дөнья өлкәсендәге танып белү сәләтләрен үстерү өчен Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында «Фән сәгате» кысаларында дәресләр үткәрелә. Чираттагы дәрескә Югары Симет урта мәктәбенең 6 класс укучысы Муллаянова Алсуны чакырдылар. Ул фәнни күзаллаулар формалаштырып һәм тәрбияләнүчеләрнең табигый кызыксынуын хуплап, табигый химик элементларны кулланып, төрле химик экспериментлар үткәрде.
Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә «Сезнең яшегез алтын» дигән бәйрәм концерты үткәрелде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм Укытучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре лаеклы ялда булган педагогик хезмәт ветераннарының өйләренә барып котлап кайттылар.