Җиңү көне - һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Миллионлаган солдат һәм тыныч гражданнарның гомерен өзгән коточкыч сугышка кагылмаган кешене табу кыен. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган «Хәркемнең күңелендә син, Җинү» бәйрәм концерты узды.
Теләчедә узган Салават Фәтхетдинов призларына 2009 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш буенча Республика турнирында Симет егетләре уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Хәйретдинов Дилюс 29 кг 3 урын,
Миннуллин Шамил 55 кг 3 урын,
Ахмадуллин Инсаф 60 кг 3 урын,
Ибрагимов Илшат 75 кг нан авыр үлчәүдә 2 урын.
Тренерлары Закиров Делюс Ридаилович. Молодцы егетләр!
Югары Симет авыл җирлеге УАЗ машинасы белән Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.
Югары Симет авыл җирлегендә 9 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., ЭПУ ”Сабыгаз” идарәсе җитәкчесе Исмагилов И.И., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., сугыш чоры балалары, укучылар катнашты.
Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта.
8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.
Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе директоры Гарифуллин Р.Н., мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.
“Симет” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Чишмәләрне чистарту - яхшы һәм кирәкле традиция. Һәр ел саен Югары Симет урта мәктәбе укучылары белән өмәләр оештырыла. Быел да читтә калмадык! Үз тирәлегебезне чиста тоту беренче чиратта безнең бурычыбыз.
28 апрельдә Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары зиратында чираттагы өмә узды. Территория корган агачлардан, үләннәрдән чистартылды.