Югары Симет авыл җирлегендә авылга су төшә торган басуда ерганаклар , авыл эчендә су юллары ачылды. Эшне “Симет” җәмгыяте башкарды.
Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, авылның яшь һәм үсеп килүче буыны өчен наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә уздырылды.
Югары Симет авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы ачылды. Анда «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар. (тәрбиячесе Закирова А.Р)
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 1 нче урынны яулады. Бу җиңү рәттән дүртенче ел яулана. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Язгы су басуны булдырмау максатында Югары Симет авыл җирлегендә су үткәргеч торбалар кардан чистартылды.
2466 номерлы Югары Симет сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлау кичә, 15 март көнне, тыныч шартларда иртәнге сигездә башланып китте. Әлеге участокта 396 сайлаучы теркәлгән. 18 яше тулып, беренче мәртәбә тавыш бирүчеләрнең саны 12. Яшь сайлаучыларга комиссия бүләкләр тапшырды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йортында «Уйлап бел» интеллектуаль уены уздырылды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре Иске Мичән, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
Югары Симет урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында бик матур бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә әниләре килде. Балалар үзләренең котлауларын җыр, шигырьләр, матур биюләре аша җиткерделәр. Бәрәм бик эчтәлекле, матур булды.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары һәм ир-егетләре гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар.