Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен "Бөтен гаилә өчен газета-журналлар" дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Аның максаты-вакытлы матбугат белән танышу, тормышта кирәкле һәм файдалы мәгълүматны файдалану өчен газета-журнал материалларын укучыларга җиткерү. Китапханәче китапханәдә нинди газета-журналлар табып булуы, һәр журналның билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары булуы турында сөйләде. Укучылар газета-журналларның тиражлары, рубрикалары белән таныштылар, кызыклы мәкаләләрне кычкырып укыдылар. Һәркем үзе өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә файдалы мәгълүмат таба алды.
Югары Симет балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр. Тәрбиячеләр, балалар шушындый матурлыкны булдыруда үзләренең өлешләрен кертәләр.
Югары Симет авылында яшәүче Галиәхмәтов Муллахмәт Югары Утар балалар интернат-йортында булды. Балаларны кәҗәгә утыртып йөртте. Аларга карбыз, соклар алып килде. Балалар бик шатландылар, кәҗә дә сынатмады, тырышты. Ятимнәргә булган изгелегегез өчен зур рәхмәт.
Югары Cимет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы бик күп төрле иде. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Тамашачылар алдында Иске Мичән, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Тимершык клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә бик матур гына чәчәкләр үсә. Бу матурлыкны мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре үз куллары белән булдырып, су сибеп, чүпләрен утап, җәй буе карап торалар. Шулай ук чәчәкләр арасыннан “гаилә” дигән сүзне укып була. Шушындый матурлыкны булдырган кешеләргә зур рәхмәт.
“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Югары Симет урта мәктәбе укучылары мәктәп яны участогында хезмәт практикасы узалар. Алар түтәлләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, мәктәп яны территориясен җыештыралар.
27 июль көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Гаилә, йорт, якыннар һәм туганнар - болар барысы да тормышыбызны үзенчәлекле мәгънә белән тутыра, зур биеклекләргә ирешергә, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бергә җылырак һәм уңайлырак" дигән күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Чарада катнашучыларга төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бәйрәмдә мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәм һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.