3 ноябрь көнне Югары Симет һәм Түбән Симет мәктәпләрендә төрле елларда укыткан укытучылар белән очрашу оештырылды.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары Маннанова Н. Р. белән Сабада һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелгән "Saba Balahoner "проектында катнашып кайттылар.
Юлбат мәдәният йортында узучы фестиваль-конкурста Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачыларга "Каз өмәсе йоласы"халык йоласын тәкъдим иттеләр.
Югары Симет авылы Комсомол урамында су ага торган ерганак киңәйтелде.Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе башкарды.
15 октябрьдә безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ял кичәсе үткәрделәр.
Югары Симет авыл җирлегендә 7 га нарат агачы утыртылды. Эшне Саба урман хуҗалыгы башкарды.
10 октябрьдә Югары Симет урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме уздырылды.
5 октябрь көнне Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә Үзидарә көне узды. Укучылар кызыксынып дәресләр үткәрделәр.
Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде.
2 октябрь көнне Югары Симет авыл җирлегендә яшәүче алтын пар - 50 ел бергә яшәгән Хабибуллин Рафит Валиулла улы һәм Хабибуллина Хәдичә Хаҗи кызы, бриллиант парлар – 60 ел бергә яшәгән Муллаянов Нәҗип Муллаян улы һәм Муллаянова Нурания Шәрифулла кызы, Иксанов Равил Садик улы һәм Иксанова Мәхтүмә Шәйхулла кызы тәбрикләнде.