Югары Симет мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә «Сабантуй»милли бәйрәменә бирнә җыюны оештырдылар. Чара күңелле, бәйрәм кәефе белән үтте. Авылның барлык халкы актив катнашты.
Түбән Симеттә авыл яшьләре Сабантуй бирнәсе җыйдылар.
Балаларны саклау көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырылды.
Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, бакча коллективы, әти-әниләр берлектә Сабантуйга бирнә җыйдылар.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Гаиләм –ныклы терәгем " дип исемләнгән конкурс программасы оештырылды.
23 май көнне кич белән ДПО бинасын җылыту өчен утын әзерләү оештырылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
23 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте.
20 май көнне Саба яр буенда фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде.
Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре алып барыла.
2023 нче ел «Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә күп еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу булды.