Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы һэм Рамазанов Элмир Дамир улы Югары Симет авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.
22 апрельдә Югары Симет авылы зиратында чираттагы өмә узды.
22 апрель конне Югары Симет урта мәктәбе укучылары булышлыгы белән “Сабантуй” чишмәсе биләмәсе чуптән , корган үләннәрдән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
15 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе территориясендә 6нчы сыйныф укучылары катнашында 21 төп нарат агачы утырту оештырылды.
8 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә субботник оештырылды. Барлык укучылар һәм укытучылар актив катнаштылар.
"Үсеп килүче буында патриотик тәрбия максатыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Ватанны саклау безнең бурыч!” - исемендә, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция сугышчысы Г. Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Тирә-якны чистарту буенча экологик ике айлык кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск кырыйларын чистарттылар.
Югары Симет авыл җирлеге командасы Саба районы волейбол чемпионатында уңышлы чыгыш ясый.
4 апрель көнне авыл мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре Югары Симет авылында күпфункцияле үзәк территориясен кардан чистарттылар.
2 апрель көнне Югары Симет авылы мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде.