14 сентябрь көнне Симет авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты.
Югары Симет авыл җирлегендә , үзара салым акчасына юл төзекләндерү эшләре бара.
Югары Симет авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә.
Тузган сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Түбән Симет авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – һәр өйдә саф чишмә суын эчә башладылар .
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яхшы кәеф дулкынында"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар оештырылды.
“Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Симет авылында яр буйларын һәм сулыкларны чистарту-җыештыру эшләре башкарылды.
8 июль көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә-бәхет утравы»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр.
Түбән Симет авылына чишмә суы тоташтыру эшләре башланып китте.