ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2025 ел
җомга

8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү булеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н.  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегендә 8 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., укучылар катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Тукайның иҗаты балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Ак калфак" клубы әгъзалары һәм яшь укучылар өчен "Тукай -Туган тел җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Санитар-экологик ике айлык кысаларында Югары Симет авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп, актив катнаша. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Сугыш юллары, Җиңү юллары» дигән Библиотөн-2025 үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Арчада узган «Мәктәп волейбол лигасы» зона ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Казан шәһәрендә үтүче финал ярышларында да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

19
апрель, 2025 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International