Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә узды. Модератор булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Юрий Митюшкин чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлгә инспекция, территориаль органнар (ZOOM платформасында), «Татэкспертцентр» ДБУ хезмәткәрләре чакырылган иде.