ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Һәр елны Яңа елга оешмалар үз территорияләрен төрле кар сыннары һәм утлар белән бизиләр. Быел Олы Кибәче урта мәктәбе һәм "Кубәләк" балалар бакчасы бу бәйгедә беренче урыннарны алдылар. Аларны котлыйбыз!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә, ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә карата, "Без ришвәтчелеккә каршы" дигән темага ачык сыйныф сәгате узды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы Лесхоз картлар йортына барып, анда яшәүче абый- апаларга бик матур эчтәлекле концерт куеп кайттылар. Алар белән аралашу балалар күңелендә озак сакланыр

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

«Сыйныф очрашулары» Бөтенроссия проекты кысаларында, шулай ук Ватан Геройлары көне алдыннан Олы Кибәче урта мәктәбендә отставкадагы подполковник, махсус хәрби операциядә катнашкан Ф.А. Габделхаев белән сыйныф очрашуы узды. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучыларга һәм яшь армиячеләргә үзенең ни өчен хәрби һөнәр сайлавы һәм аның хезмәте ничек узуы турында сөйләде. Отставкадагы элеккеге подполковник буларак 2023 елның маенда ул СВОГА китә һәм танк батальоны командирының ярдәмчесе булып хезмәт итә.  2024 елда яраланганнан соң демобилизацияләнгән. Балалар кунакка үзләрен кызыксындырган күп кенә сораулар бирделәр. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Батырлык,  Ватанга мәхәббәт — ул чын кешенең сыйфаты!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

6
декабрь, 2024 ел
җомга

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Волонтерлар көне уңаеннан "Изгелек эшлә" акциясенә кушылып, кулдан токмач кистеләр. Шулай ук укучылар "Билгесез солдатка" хат яздылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә Әниләр көненә багышлап концерт куелды. Концертта һәр укучы бик теләп үзенең иҗаттагы осталыгын күрсәтте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл китапханәсендә Олы Кибәче урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар өчен әдәби чара уздырылды. Балалар китапханә мөдире Гөлүсә Рамазан кызы белән бергә Шәриф Хөсәенов иҗаты буенча фикер алыштылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татарстан Республикасы флагы көненә багышлап Олы Кибәче урта мәктәбендә чаралар узды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән бәйрәм чарасы оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән чара оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International