Олы Кибәче авыл клубында Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Төрле күңелле уеннар уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызы баллы күчтәнәчләр өләште.
Олы Кибәче авыл җирлегендә график нигезендә халыктан көнкүреш калдыклары җыела. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булып, аларны Искечә Яңа ел белән котлады. Кыш бабайдан күчтәнәч пакетлар тапшырды.
Бураннардан һәм күп итеп кар яуганнан соң машина юллары тарайды, күпфатирлы йорт каршылары да кар белән күмелде. Техникалар урамнарны киңәйтеп ачты һәм йорт каршыларын кардан чистартты.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары һәм эшчеләре язгы кыр эшләренә әзерләнә башлады. Шәрәфеев Илназ һәм Сабиров Илгиз абыйлар бүгенге көнгә 60 тырма әзерләде, тагын 160 ны ясыйсы калды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Сабэнергосервис" оешмасы электриклары янмый торган урам утларын алмаштырдылар.
24 декабрь көнне Олы Кибәче балалар бакчасында балалар өчен Чыршы бәйрәме булды. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, аниматорлар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга тәмле күчтәнәчләр өләште.
Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм оештырылды. Җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, медикаментлар җыелды. Халыктан җыелган акчага блиндажлар, җылыту өчен приборлар сатып алынды.
2023 елның 16 декабрендә, 104 нче яшендә, Саба районының соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны, Төбәк авылында яшәүче Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улының йөрәге тибүдән туктады. Ул бик кешелекле, ярдәмчел, яхшы кеше иде. Ветеранны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелган иде. Ветеранга саубуллашу сүзләрен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр җиткерде. Җеназада катнашучы җитәкчеләр ветеранның каберенә чәчәкләр салдылар. Хаҗиәхмәт абыйның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!
Олы Кибәче авыл җирлегенең Мамадыш һәм Саба районнары чигендә Саба муниципаль районы исеме язылган элмә такта куелды. Эшне шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин оешмасы башкарды.