ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Төбәк авылында балалар һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерү эше төгәлләнде. Эшләр гражданнарның үзара салым акчасы хисабына башкарылды. Объектны төзекләндерү эше белән шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин оешмасы шөгыльләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Төбәк сөтчелек комплексында мөгезле эре терлекләргә монокорма әзерләп ашатыла. Монокорма әзерләүдә Әскәров Инсаф һәм тракторчы Мөбәрәкҗанов Рәмзил зур тырышлык куеп эш башкаралар. Әзерләнгән ризыкны сыер торакларына таратуны тракторчы Гилметдинов Азат башкара. Сыерлар алдынды азык көне буена җитәрлек тора. Комплекста 660 савым сыеры бар, көненә 15 т сөт савып алына.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1 сентябрь- Белем бәйрәме. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә бу бәйрәм билгеләп үтелде. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 2 бала укырга керде, ә мәктәптә барлыгы 79 укучы белем алачак. Барысын да бәйрәм белән тәбрик итәбез һәм яңа уку елынды уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

29
август, 2023 ел
сишәмбе

Төбәк авылы Ленин урамында ташландык кое бар. Авылның бер төркем егетләре: Шәяхмәтов Мәхмүт, Хәйруллин Рамил, Галимуллин Рифкать, Камалов Тәлгать һәм Сафин Илназлар теләк белдереп, шушы коены төзекләндерү эшенә керештеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче авыл клубы каршында эшләп килүче "Сәрбиназ" фольклор ансамбле Саба "Гаилә паркы"нда "Кичке уен" уйнап кайтты. Алар татар халкының борынгы уеннары "Наза", "Түгәрәк уен" һ.б. уйнадылар, җырладылар, татарча биеделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

18
август, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче авылында яшәүче Вәлиева Г. үз йортлары каршында суүткәргеч торбадан су агып ятуын хәбәр итте. "Саба күптармаклы җитешетерү предприятиесе" нең ремонт бригадасы авария турындагы хәбәрне бик тиз кабул итте. Шул ук көнне килеп, торбадагы тишекне ямап, проблеманы хәл итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге окс

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасында салам җыю эше бара. Бүгенге көнгә 1571 рулон салам җыйналган. Бу 681 тонна дигән сүз. Салам җыюда Кибәче бригадасы тракторчылары Шәрәфиев Илназ, Хөсәенов Тәлгать һәм Мәрдәнов Рәмисләр тырышып эшлиләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы малларга сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 10871 т сусыл азык әзерләнгән. Сенаж салуда "Саба" җәмгыяте шоферлары Агилов А., Сабиров И., Гарипов Ф., Нәбиуллин А., Әхтәмов Р., Дәүлиев И, Гаптрахманов Р актив эш күрсәтәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Саба урманчылыгы нарат утырту өчен 11 га җир әзерли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары хезмәткәрләре "Саба" ҖЧҖ нә урып-җыюда ындыр табагында ярдәм итәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International