8 май көнне Олы Кибәчедә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булды. Чарада "Сабыгаз" идарәсе җитәкчесе И.И. Мөхетдинов катнашты һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, аяз, тыныч күк йөзе теләде.
ЭПУ "Сабыгаз" идарәсе җитәкчесе И.И. Мөхетдинов, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбе директоры И.И. Шәймиев һәм яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г. ны Җиңү көне белән тәбрикләделәр.
Олы Кибәче авыл җирлеге делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.
Җиңү бәйрәме алдыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә җитәкчеләр белән "Хәтер бакчасына" 5 төп каен агачы утыртылды.
Бөек Җиңү көненә багышлап, "Бердәм Россия" партиясе исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абыйга авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин пакет тапшырды.
1 май көнне Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына 103 яшь тулды. Ветеранны әлеге олугъ бәйрәме белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Саба муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов килде.
Саба районында яшәүче, бүгенге көндә исән бердәнбер сугыш ветераны, Төбәк авылыннан Әлмиев Хаҗиәхмәт абый 1 май көнне үзенең 103 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан аны тәбрикләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты И.С. Вольфсон килде һәм телевизор бүләк итте.
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә агач утырту оештырылды.
ҖЧ "Саба" җәмгыяте Кибәче бригадасы басуларыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары эшчеләре таш җыйдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык мәчетләренә мөселман дин кардәшләр Ураза гаетенә җыелдылар. Алар имамның вәгазьләрен тыңладылар, иртәнге һәм гает намазларын укыдылар.