ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл клубында Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле!" шоу-программасы белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Икшермә кадет мәктәбе коллективы Олы Кибәче авыл клубында концерт куйды. Концерт Педагог һәм остаз елына багышлап оештырылган иде һәм бик эчтәлекле булды. Икшермә кадет мәктәбе коллективына алдагы эшләрендә дә, иҗатта да уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендәге торак пунктларда язгы су басу чорына әзерлек бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә булды: 1- Студентлар, 2- Мәктәп, 3 - Олы Кибәче, 4- Кече Кибәче, 5- Арташ. Барлык командалар да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

10
март, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен "Әлифба бәйрәме" булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9 март көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында "Ак калфак" клуб оешмасы әгъзалары белән берлектә «Әни - иң, иңе... » дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чара бәйрәм атмосферасында күңелле һәм җанлы узды. Әниләр һәм әбиләр башкаруында  җырлар, күңелле такмаклар һәм әни турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Бәйрәм уеннар һәм викториналар белән  аралашып барылды. Ә бәйрәм ахырында барысы бергә әниләр турында яраткан җырларын башкардылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышлап, кызлар арасында төрле спорт һәм акыл уеннары буенча "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе оештырылды. Ярыш ике команда арасында булды, дуслык җиңде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл клубында "Җырлыйк әле" дигән музыкаль тамаша булды. Тамашада Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары катнашты. Чара Педагог һәм остаз елына багышлап уздырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Төбәк авыл клубында, педагог һәм остаз елы кысаларында, Олы Кибәче  урта мәктәбе укытучылары катнашында  "Кулларыңда яшәү дилбегәсе, кулларыңда бала язмышы" дип исемләнгән музыкаль тамаша булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8 март көнне район мәдәният йортында Украинага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм хатыннары хөрмәтенә чара оештырылды. Олы Кибәче авыл җирлегеннән әлеге чарада мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм төрле гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан бер төркем хатын-кызлар катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International