Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2023", "Татарстан чаңгы юллары-2023" акциясе кысаларында массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Ярышта мәктәпкәчә яшьтәгеләр, укучылар, җирлек территориясендәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Призлы урын алучылар авыл җирлегенең Дипломнары һәм бүләкләр белән тәбрикләнде.
7 февраль көнне Төбәк авыл клубында "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасының 2022 елгы эшчәнлеге буенча отчет җыелышы булды. Төрле тармак белгечләре үз эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар. Юбилярларга Авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм Саба муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары тапшырылды.
2 февраль көнне Сталинград сугышында җиңү көне билгеләп үтелә. Быел бу вакыйгага 80 ел. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Ә.Ә. Нигмәтҗанова һәм мәктәпнең яшь армиячеләре, Төбәк авылында яшәүче, Саба районының исән калган бердән-бер сугыш ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы янында очрашуда булдылар.
31 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнарның еллык хисап җыелышы булды. 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча җирлектәге учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы һәм районның башка тармак җитәкчеләре чыгыш ясады.
Кече Кибәче клубында эчке һәм тышкы якта кечкенә ремонт эшләре башкарылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена тимераякта ирекле шууга бардылар.
Кече Кибәче авыл клубының түбәсен ремонтлау башланды.
Төбәк авыл клубында искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә мобилизованныйлар өчен 10 мич әзерләнде һәм Украинага озатылды.
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авылында яшәүче Сабирова Гөлзифа Гаделша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчеләре исеменнән җирлек башлыгы А.К.Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрдәнов котлады һәм бүләкләр тапшырды.