ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

11 сентябрьдә Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Көн тәртибендә Олы Кибәче авыл җирлегенең 2016-2021 еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләренә анализ ясалды. Гражданнардан төрле сораулар һәм тәкъдимнәр булды. Сорауларга район башлыгы Р.Н. Миннеханов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин җавап бирде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегенең Кече Кибәче авылында 2021 елга үзара салым акчасына каралган эшләр башкарылды. Авыл уртасындагы елга буенда агачлар киселде һәм чистартылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

17
август, 2021 ел
сишәмбе

14 августта Олы Кибәче авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобилҗ кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11 августта Төбәк авылында яшәүче Марданова Корбанбикә Гыйлфан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Республика һәм район җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы җитәкчесе Ф.К. Сәүбәнов котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Кече Кибәчедә су башнясының насосоы алыштырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов Сабантуй мәйданында "Күңелле балачак" дигән концерт оештырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәчедә күпфатирлы йортка капиталь ремонт башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авылында Шафиков Рифкать Зыятдин улы туган авылында чираттагы чишмә ачты һәм аны әтисе хөрмәтенә "Зыятдин" чишмәсе дип атады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 80/20 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә машиналар юлындагы юл билгеләрен яңарттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International