ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Г.Р. коляскалы инвалид Шәнгәрәев Илшат янында булдылар. Илшат юл-транспорт фаҗигасыннан соң шундый хәлдә кала, ләкин авырлыкларга бирешми, инвалидлар арасында уздырылучы өстәл теннисы ярышларында актив катнаша.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы буенча мини-футбол ярышларының чемпионаты дәвам итә. 30 ноябрь көнне Кибәче-Сабантуй командалары очрашты һәм уен 8:1 исәбе белән төгәлләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Төзелешне "Гафэль" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты башланып китте. 16 ноябрь көнне Кибәче-Юлбат командалары очрашты. Уен Кибәче командасының 5:3 исәбенә җиңүе белән тәмамаланды. Егетләребезне беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында 400 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелеше дәвам итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырган эшләр төгәлләнде. Җирлекнең барлык авылларында да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл-обелисклар төзелде һәм яңартылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә иске, җимерек йортларны сүтү эше бара. Бу көннәрдә барлыгы 3 йорт сүтелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

10 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Кросс 2020" Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге йөгерү ярышларында барлык балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты. Җиңүчеләр авыл җирлеге башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Ел саен 1-10 октябрь көннәрендә Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Шул уңайдан олы Кибәче җирлегендә өлкәннәр өчен чаралар уздыру дәвам итә, пакетлар өләшенә. Безнең җирлектән алтын туйларын билгеләп үтүче 2 пар районда шул уңайдан оештырылган чарада катнашып кайттылар. Шулай ук Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче Каримов Кәниф абыйга күчтәнәчләр белән пакет тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирленең бюджет оешмалары эшчеләре, урта мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар "Урманны саклыйк" акциясендә катнаштылар. Җирлектәге төрле мәйданчыкларга барлыгы 100 төп агач һәм куаклар утыртылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International