Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль бригадасы сайлау алды агитациясе уздырды.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча торак йорт төзелеше бара. Бүгенге көндә төзүчеләр йортның эчке ягында бүлү һәм тавыш изоляциясе эше белән шөгыльләнәләр.
Олы Кибәче балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендәге учреждениеләрдә бик матур чәчәкләр үстерелә. Узып баручылар чәчәкләрнең матурлыгына сокланып карыйлар.
Олы Кибәче авылы зиратында бу ялларда чүп үләннәрен чабу буенча өмә оештырылды. Шулай ук корган ботаклар җыеп яндырылды.
Кече Кибәче авылында яшәүче Сабирова Өммелхода Мәгъсүм кызына 90 яшь тулды. Бу күркәм юбилее белән котларга Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы директоры Шәймәрданов Р.Р. килде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә ТР Госалкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте. Кабул итү алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга салу өлкәсендәге закончалыклар һәм башка темалар буенча булды.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә. Бүгенге көндә йорт 80% әзер. Төзелешне ПМК-159 оешмасы башкара.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары мәктәп яны участогында хезмәт практикасы узалар. Алар түтәлләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, мәктәп яны территориясен җыештыралар.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм Саба авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш. Хәсәншин катнашында семинар-киңәшмә булды.