25 нче май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә "Бер очрашу -үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу булды. Укучылар белән очрашуга якташларыбыз "Болгар " радиосының Яңалыклар бүлеге җитәкчесе Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева, Питрәч районы Кощак мәктәбе директоры Лилия Хамидулловна Хәсәновалар кайтты. Очрашу истәлекләрне барлау, яшьлек елларын искә төшерү белән үрелеп барды. Укучыларга тормыш өчен кирәкле киңәшләр бирелде. Кичә ахырында инде 11 ел буе традициягә әйләнгән, Лилия ханымнын бабасы Вагыйз Шәфиков исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Аны быел укуда, спортта үзләрен күрсәткән укучыларыбыз Данияр Бәшәров һәм Ранис Мөбәрәкҗанов алды. Люция апа үз премиясен туган тел өлкәсендәге тырыш укучыларыбыз Диләрә Харисова белән Зилә Шәрәфиевага тапшырды. Авылның киләчәге өчен җан атып яшәүче авылдашларыбыз булуы белән бик горурланабыз.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына җирле автомобиль юлларны төзекләндерү башланды. Эшне "Рамазан" оешмасы башкара.
Төбәк авылында наймга 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Йортны ПМК-159 оешмасы төзи.
Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланды. Бүген барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Олы Кибәче урта мәктәбен 4 укучы тәмамлый. Аларга алдагы укуларында һәм тормышта уңышлар телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегендә Гаилә елы уңаеннан, гаиләләр арасында "Гаилә- ил терәге" дигән бәйге оештырылды. Бәйгедә катнашучылар 5 төрле турда көч сынаштылар. Чарада Шәрәфиевлар, Хөснетдиновлар, Шәвәлиевлар гаиләләре катнашты. Хөснетдиновлар гаиләсе җиңү яулады. Аларга "Иң иҗади гаилә" исеме бирелде. Шәвәлиевларга "Иң оператив гаилә", Шәрәфиевларга "Иң тәвәккәл гаилә" исеме бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Камилович гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Төбәк авыл клубында волонтер хатын-кызлар Махсус хәрби операция зонасы өчен 4 көн эчендә 3 маскировка челтәре әзерләделәр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында 30 төп чыршы һәм нарат кәлшәсе утыртылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митинг ахырында Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык учреждение, оешма җитәкчеләре һәйкәл-обелискларга веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды. Алар мәктәп стадионына 30 төп миләш утыртты.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Беренчеләр хәрәкәте" җитәкчелегендә "Гергий тасмасы" акциясенә кушылды. Алар георгий тасмаларын Бөек Ватан сугышы ветераннарының чардуганнарына бәйләделәр. Һәр кабер янында сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |