2 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу иң якын һәм кадерле кешеләребезнең бәйрәме. Әниләр һәрвакыт безнең сакчы фәрештәләр булып калалар. Һәрбер сабый әйткән беренче сүз - " Әни " сүзе. Чарага әниләр, әбиләр, иң кадерле кешеләр чакырылган иде. Зал мәхәббәт, шатлык һәм җылылык белән тулды. Тамашачыларны иҗади номерлар, матур җырлар белән сөендерделәр, Әниләргә карата бик күп җылы һәм күңелгә үтеп керерлек сүзләр яңгырады. Махсус әзерләнгән номерлар залда дулкынлану һәм шатлык тудырды,һәр әйтелгән сүз залдагы барлык әниләр өчен үзенчәлекле бүләк булды. Көчле алкышлар һәм эчкерсез елмаюлар астында бәйрәм концерты тәмамланды, искиткеч кәеф һәм якты эмоцияләр истәлеккә калдырылды.
Мишәбаш "Тюльпан" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде
Явлаштау авылында гражданнардан җыелган үзара салым акчасына балалар мәйданчыгын урнаштыру төгәлләнде
Ана теле, әби- бабам теле, татар теле. Халкым бишектән бирле шул телнең аһәңе белән, шул телне саклап яши. Әниләрнең әкиятләрен тыңлап, моңлы җырларын җырлап, шул моңнарга төренеп үскән, шул моңнарны саклау юнәлешендә матур гына эшләр башкарган өлкән буын вәкилләре “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән, әниләр көне уңаеннан, “Илаһидыр ана теле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичә барышында әниләребез турында матур хатирәләр сөйләнде, шигырьләр укылды һәм шулай ук матур җырлар җырланды. Туган телебезнең өлгесе булган мәкальләр әйтелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Явлаштау авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым буенча җыеннары узды. 2024 елда җыелган чаралар түбәндәге эшләр өчен кулланылачак: Явлаштау авылында балалар мәйданчыгын кору һәм янгын гидрантларын урнаштыру, Мишәбаш авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.
Явлаштау мәдәният йортында үзенең концерт программасы белән Татарстан Республикасының атказанган артисты Алинә Сафиуллина чыгыш ясады. Концерт югары дәрәҗәдә узды
Әниләр җир йөзендәге иң мәрхәмәтле, иң олы йөрәкле,иң шәфкатьле кешеләр алар. Сабый баланың иң беренче әйткән сүзе дә, авырлык килгәндә һәрберебезнең искә алган кешесе дә ул әни. Ноябрь аеның тагын бер матур бәйрәме ул- әниләр көне. “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән тематик кичәгә авылыбызның олы хөрмәткә лаек булган, балачаклары авыр сугыш елларына туры килеп бик күп авырлыклар кичергән әниләр һәм бүгенге көндә уллары армия сафларында һәм махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды. Үзләре олы яшьтә булсалар да, әниләре турында матур хатирәләрен сөйләделәр катнашучылар. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында матур шигырьләр, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды.
Бердәмлек көне — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре - бер булып, уртак Ватаныбызда матур гомер итәләр. Шул уңайдан, 6 ноябрь көнне, Явлаштау мәдәният йортында, китапханә һәм Мишәбаш мәдәният йортлары белән берлектә, "Дуслар җыелган җирдә" исемле ял концерты оештырылды. Концертта Явлаштау авыл җирлегенең үзешчәннәре катнашты.
Каникул чорында балаларның ялын дөрес һәм кызыклы итеп оештыру максатыннан төрледән-төрле чаралар уздырыла. Шундыйлардан квест-уенны әйтергә була. Бу уен балаларда зур кызыксыну уятучы уеннардан санала. 2 ноябрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Югалган капчык” дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Уен Кыш бабайның мөрәҗәгате белән башланып китте. Ул киемнәре югалуы , тапкан кешегә күчтәнәчләре булуы турында хат язган иде, шул хат буенча балалар төрле сынауларны уңышлы эшләп, Кыш бабайның киемнәрен таптылар һәм күчтәнәчләрне бүлештеләр. Сынаулар арасында тизәйткечләр, мәкальләр әйтү, рәсем ясау, төрле халыкларның биюләрен тану, шалкан әкиятен сәхнәләштерү кебек кызыклы биремнәр бар иде.
3 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап - киңәшчең синең” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.Укучылар китапның безнең кулга килеп кергәнче үткән юлы,китапханә тарихы, кайткан яңа китаплар белән танышты,сорауларга жаваплар бирде. Китапны дөрес итеп куллану турында сөйләшкәннән соң, китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Соңыннан балалар яңа китаплар алып өйләренә таралыштылар.