Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа ел ыгы-зыгысы» дигән күңелле бәйрәм оештырдылар.
Явлаштау авыл китапханәсендә кышка багышланган “Кыш турында укыйбыз” дигән шигъри күзәтү үткәрелде.
3 гыйнварда дөньяда гадәти булмаган бәйрәм — коктейль эчү таякчыгының туган көне билгеләп үтелә.Бу вакыйга уңаеннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Коктейль таякчыгының туган көне»н оештырды. Чара кысаларында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, таякчыкны ничек ясаулары турында белделәр һәм тәмле коктейль белән сыйлана алдылар. Шуннан соң балалар өчен кызыклы хәрәкәтле уеннар оештырылды.
2 гыйнвар көнне Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау авыл китапханәсе белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәчләре» исемле балалар Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
30 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йорты һәм Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Яңа ел маҗаралары» исемле искиткеч яңа ел бал-маскарады үткәрделәр.
29 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен "ЯВЛАШТАУ утравындагы Яңа ел маҗаралары" исемле бәйрәм тамашасы үткәрде. Чараны авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ачып җибәрде. Тамаша җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа ел 2024нче елның иң- иңнәрен дипломнар бн бүләкләде, ә шигырь сөйләүчеләргә тәмле бүләкләр тапшырды. Чара бик күңелле үтте.
26 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тамаша” театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльне халык бик җылы кабул итте. Үзешчәннэребезгә алга таба да иҗади уңышлар, яңа рольләр теәп калабыз.
Мешабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрен Яңа ел фигуралары, гирляндалар һәм чыршы белән бик матур бизәделәр.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Мишәбаш балалар бакчасы территориясен бизәделәр.
Явлаштау мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, яңа ел фигураларын ясадылар.