ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Мишәбаш балалар бакчасы территориясен бизәделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау  мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, яңа ел фигураларын ясадылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

"Саба" ҖЧҖенең "Евлаштау"бригадасында 400 башка исәпләнгән яңа сөт фермасы төзелә башлады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

22
ноябрь, 2024 ел
җомга

22 ноябрь көнне Евлаштау урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

21 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Бердәм сыйныф серләре"конкурсы узды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

12 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Арсланов Адехәм Арслангали улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

8 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы - Гаилә ядкаре"район фестиваленең зона этабы узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Евлаштау урта мәктәбе базасында егетләр һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. Евлаштау урта мәктәбе егетләре һәм кызлары 3 нче һәм 2 нче урыннарны алдылар . Укучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба»   җәмгыятенең Явлаштау бригадасында силос салу эшләре  бара


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек,белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү- урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”- ди татар халык мәкале. Шул уңайдан Явлаштау мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичә булып үтте. Кичә барышында өлкәннәребез бик матур теләкләр ишеттеләр,шулай ук бергәләшеп җырлар җырлап,уеннарда зирәклекләрен сынаштылар. Кичә чәй эчү һәм җылы дусларча аралашу белән дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International