ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасы коллективы шушы бакчада эшләп чыккан өлкәннәрне котлап,бүләкләр тапшырып кайттылар.

Мишәбаш авылында OZON товар бирү пункты ачылды

Бөтен ил буйлап октябрь башында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле урыннарда котлаулар, бүләкләү уза. Өлкән яшьтәге кешеләр - әти-әниләр, әби-бабайлар, ветераннар, үзләренең хезмәт юлын лаеклы үткән кешеләр. Бу күп авырлыклар кичергән, дөньяны яраткан кешеләр. Без һәркемне хөрмәт итәргә тиеш. Шул уңайдан Явлаштау авыл җирлеге башлыгы лаеклы ялга чыккан ветераннарны котлады.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризмга “Юк” дибез» исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләнде, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «чит кеше» ситуациясендәге гамәлләрне тикшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде, балаларга  вакыйгалар хроникасы, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның һәм ата-аналарның батырлыгы  турында сөйләнде.

 

Явлаштау авыл китапханәсе «Туган ягымны яратам» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия уздырды.Экскурсия барышында  балалар  табигатьнең матурлыгына сокланды,  табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтте. Табигать турында кызыклы шигырьләр укып , уеннар уйналды.  Искиткеч шатлык һәм яңа ачышлар белән тулы вакыт  сизелми дә үтеп китте!

 


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Уңыш бәйрәме"  үткәрде. Бәйрәмне Уңыш бабай белән Уңышбикә алып барды. Балалар өчен җырлы-биюле уеннар оештырылды, төрле кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Матур итеп көзге муллыктан һәм   китаплардан  "Әдәби көз" дип аталган  күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм ахырында Уңыш бабай балаларны тәмле яшелчәләр белән сыйлады.

 

Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы - 2023" Бөтенроссия йөгерү көне булып узды. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды

Явлаштау авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгын төзекләндерү эшләре бара.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Явлаштау авыл китапхәсе, “ Ак калфак”  берләшмәсе белән берлектә, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Шәүкәт Гаделшевич Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, шулай ук Татарстан радиосы әзерләгән ”Газиз тавышлар”, “Язмышымның дәрьясы: Казан –Төмән арасы” дип исемләнгән радиотапшыру тыңладылар. Кичә азагында клуб әгъзалары Төмәннең “Яңарыш” газетасы оештырган викторина сорауларына җаваплар әзерләделәр.

 

Явлаштау авыл китапханәсе “Вакытлы матбугат илендә”  исемле балалар журналы һәм газеталарына күзәтү үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International