Ноябрь аенда ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышлары башланып китте. Җирлегебез командасы ярышларда 4 уеннан соң 5 очко туплап әлегә 4нче урында бара. Егетләргә алдагы уеннарда уңышлар телибез!
Явлаштау авылында яшәуче Ризванова Фахима Хабибрахман кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән җырчы Ринат Шамилов Казан шәһәрендә узган "Этномириада" конкурс-фестивалендә катнаштылар.
1-21 октябрь аралыгында IX Дөньякүләм онлайн проект "Әдәби марафон" үткәрелде. 15ноябрь көнне Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концуртлар залында бәйгедә җиңүчеләр тәбрикләнде. Бу чарада авыл җирлегеннән китапханә мөдире Галиева Т.Г.. укытучылар Галиева Г.Х. , Ярмиева Г.М. һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары да катнашты.
2019 елның 17 ноябрендә турнир Явлаштау авыл җирлегенең Явлаштау мәдәният йортында Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.
15 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә күренекле язучы, күп кызыклы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина һәм Шәмәрдән яшьләр үзәгеннән Гумерова Алисәбелән очрашу булып үтте.
14 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе кызлары танылды.
12 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе егетләре танылды.
5 ноябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, сезон ачылу һәм Бердәмлек көне уңаеннан, "Үткәннәр сагындыра" дип аталган концерт күрсәтелде. Концертта күңелле җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды."Канәфер" фольклор ансамбленә йөрүчеләр халыкка күңелле кич бүләк итте. Аларның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Концертта һәр кеше бала чагын, яшьлеген искә алды.
30 октябрь көнне Явлаштау клубында 25 ел мәктәп ашханәсендә пешерүче булып эшләгән Сабирова Рәгидә апа белән очрашу уздырылды. Ул үзенең эшләгән еллары турында зур горурлану белән сөйләде, балаларның сорауларына җаваплар бирде. Балаларга коймак пешерү серләре турында сөйләде һәм мастер- класс күрсәтте. Балалар да бу эшне тиз арада үзләштерделәр һәм үзләре дә бик яратып коймак пешерүдә катнаштылар. “Табын серләре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.