23 апрель көнне Евлаштау мәдәният йортында Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча төшерелгән "Телсез күке"кинофильмын күрсәттеләр
18 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан җирлек башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Саба районара почтамп начальнигы Заһидуллин Рафил Рафаэль улы яшь армиячеләр белән бергә Евлаштау авыл җирлегенең тыл ветераннарын котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
«Саба " ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында бар куәткә язгы кыр эшләре бара
16 апрель көнне Тимершык авыл җирлеге театр коллективы Евлаштау мәдәният йортында А. Әхмәтгалиеваның "Әйттерерсең әллә ни..." комедиясен сәхнәләштерделәр
"Саба" ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында тракторларга , тагылма арбаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды.
«Саба» ҖЧҖенең Евлаштау бригадасында кыр эшләренә керештеләр. Күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре бара.
Явлаштау мәктәбе укучылары ЭКОяз акциясенә кушылдылар. 1 апрельдә иң мөһим экологик бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.Кошлар-экосистемаларның мөһим катнашучылары,аларның юкка чыгуы чын табигать катастрофасына китерергә мөмкин,шуңа күрә алар турында кайгыртырга кирәк.
29 нчы март көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннанНәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм табышмаклар әйтү белән башланды, күңелле уеннар белән дәвам итте. Уеннарда олылар да, нәниләр дә актив катнашты. Чара кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды
29 март көнне Евлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир булып узды.
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу көн экология проблемаларына багышланган һәм Кешелеккә безнең планета өчен урманнарның әһәмиятен искә төшерергә һәм киләчәк турында уйланырга мөмкинлек бирә. Явлаштау авыл китапханәсендә «Урман көне»дип аталган экологик сәгать булып узды. Чара проект форматында оештырылды, анда балалар әзерләнергә һәм чыгыш ясарга тиеш иде. Китапханәдә шулай ук «Шауласыннар яшел урманнар»исемле китап күргәзмәсе оештырылды.