ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

21 март көнне Евлаштау авылында яшәүче Сәйфуллина Шәмсия Ярмөхәммәт кызы 95 яшен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Евлаштау авыл җирлеге секретаре Минкабирова Р. Н. һәм «Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А. К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Киләчәктә дә аның хөрмәтле һәм кадерле булып яшәвен телибез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов һәм Евлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы  "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар белән бергә тыл хезмәтчәннәре Сәйфуллина Шәмсия  Ярмөхәммәт кызына һәм Нуруллина Хәмсәнә Минһаҗ кызына"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

23 февраль көнне Евлаштау бозында Т. К. Ризванов истәлегенә хоккей турниры булды.. Ярышларда Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Тимершык һәм Евлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң беренчелекне Шәмәрдән командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Байлар Сабасы һәм Евлаштау командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, медальләр һәм күчмә кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

 Икшермә авыл җирлегендә узган  спартакиадада Евлаштау авыл җирлеге командасы катнашып  3 урынны  яулады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

10 нчы февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау авыл җирлегенең "Евлаштау - Мешабаш"  командасы алкалы хоккей буенча Саба районы чемпионатында 3 урынны яулады.Команданы уңышлары белән котлыйбыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

8 нче февраль көнне  Явлаштау авыл җирлегендә  “Россия чаңгы юлы 2025” – “Татарстан чаңгы юлы 2025” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

8 февраль көнне  Явлаштау мәдәният йортында “Белем Шоу-Каюм Насыйри зирәклегенә 200 ел” дип исемләнгән интеллектуаль уен узды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
февраль, 2025 ел
җомга

6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионатының зона уеннарында "Евлаштау-Мешабаш" командасы 2 урынны яулады. Командага финал уеннарында уңышлар телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International