ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

31 гыйнвар көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 1 класс укучылары өчен «Китапханә- китаплар йорты» дип исемләнгән экскурсия – танышу үткәрделәр. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау һәм Шекше авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мишәбаш авылындагы китап бирү пунктында «Сәйләннән сумкалар үрү» дигән мастер-класс үткәрделәр. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2025 елда беренче татар республика газетасы «Татарстан яшьләре»чыкканга 105 ел тула. Әлеге әһәмиятле басманың юбилее-журналистика өчен генә түгел, бөтен татар мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга. Үзенең озак тарихында редакция берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртте, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып калды. Бу юбилей уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә «Ак калфак» клубы өчен «Безнең яраткан газетабызның туган көне» дип исемләнгән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Чарада газетаның бай тарихы тәкъдим ителде, ул күпләрдә сагыну уята. Катнашучылар бу басма турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар һәм аларны «Татарстан яшьләре» белән бәйли торган төрле кызыклы тарихлар сөйләделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе 15 гыйнвар көнне татар язучысы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Әдипнең күңел бакчасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Иске Яңа елда Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре традицион рәвештә лотерея билетлары уйнаттылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа ел ыгы-зыгысы» дигән күңелле бәйрәм оештырдылар. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау авыл китапханәсендә кышка багышланган “Кыш турында укыйбыз”  дигән шигъри күзәтү үткәрелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

3 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тамаша” театр коллективы Олыяз авылында  Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектакле белән сыгыш ясады.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

3 гыйнварда дөньяда гадәти булмаган бәйрәм — коктейль эчү  таякчыгының туган көне билгеләп үтелә.Бу вакыйга уңаеннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Коктейль таякчыгының туган көне»н оештырды. Чара кысаларында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, таякчыкны ничек ясаулары турында белделәр һәм тәмле коктейль белән сыйлана алдылар. Шуннан соң балалар өчен кызыклы хәрәкәтле  уеннар оештырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

2 гыйнвар көнне Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау авыл китапханәсе белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәчләре» исемле балалар Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International