30 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йорты һәм Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Яңа ел маҗаралары» исемле искиткеч яңа ел бал-маскарады үткәрделәр.
29 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен "ЯВЛАШТАУ утравындагы Яңа ел маҗаралары" исемле бәйрәм тамашасы үткәрде. Чараны авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ачып җибәрде. Тамаша җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа ел 2024нче елның иң- иңнәрен дипломнар бн бүләкләде, ә шигырь сөйләүчеләргә тәмле бүләкләр тапшырды. Чара бик күңелле үтте.
26 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тамаша” театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен тамашачыга тәкъдим итте. Спектакльне халык бик җылы кабул итте. Үзешчәннэребезгә алга таба да иҗади уңышлар, яңа рольләр теәп калабыз.
Мешабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре үз территорияләрен Яңа ел фигуралары, гирляндалар һәм чыршы белән бик матур бизәделәр.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Мишәбаш балалар бакчасы территориясен бизәделәр.
Явлаштау мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, яңа ел фигураларын ясадылар.
"Саба" ҖЧҖенең "Евлаштау"бригадасында 400 башка исәпләнгән яңа сөт фермасы төзелә башлады.
22 ноябрь көнне Евлаштау урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды
21 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Бердәм сыйныф серләре"конкурсы узды
12 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Арсланов Адехәм Арслангали улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!