Мини футбол буенча зона уеннарынды "Явлаштау" командасы 2 урынны яулады. Команданың капитаны Гильмутдинов Айдар "Иң яхшы һөҗүмче" булып танылды. Командага финал уеннарында уңышлар телибез.
Явлаштау авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый
9 декабрь көнне Мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының чираттагы уеннары узды.
Явлаштау авылында "Галиахметов" фермер хуҗалыгында 40 башка исәпләнгән сыерлар торагы төзелеше дәвам итә.
12 декабр көнне Төбәк авылы мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәренең «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды.
Явлаштау авыл мәдәният йортында Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары үзешчәннәре арасында "Җырлыйк әле" дип аталган җыр бәйгесе узды.
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелә башлады.
"Ярмиев Р.Р." күмәк хуҗалыгы үзенең эшен 2020 елда башлап җибәрде. Ул кура җиләге үстерү белән шөгыльләнәчәк. Бүгенге көнгә 15000 төп кура җиләге үсентеләре утыртылды.
Саба җәмгыятенең Явлаштау бригадасында силос әзерләү эше тәмамлану алдында. Бүгенге көнгә барлыгы 8000 тоннадан артык азык чокырларга салынган.
25 сентябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.