Мишәбаш авылында яшәүче Шакирова Дания Фәсхи һәм Дәүләтшина Сәвия Дәүләтхан кызы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларга Саба района башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Каримов М.Р. Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук аларны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. hәм Явлаштау урта мәктәбе коллективы котлады һәм бүләкләр тапшырды.
7 март көнне Явлаштау мәдәният йортында "Ягез әле кызлар, егетләр!"дип исемләнгән КВН кичәсе уздырылды.
Явлаштау авылында яшәүче 98 яшьлек Сабирова Фәүзия Шәймулла кызы " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Өченче буын герой хатын-кызы" номинациясендә җиңүче булды.
26 февраль көнне Саба мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең район туры узды. Бу конкурста "Канәфер" фольклор ансамбле һәм Шамилов Р.Ш. катнашып Лауреат исеменә лаек булдылар.
Явлаштау авылы бозында Саба районының авыл җирлекләре арасындагы хоккей буенча ярышларның чираттагы туры узды. Бу турда Явлаштау, Тимершык һәм Юлбат командалары көч сынашты.
22 февраль көнне Явлаштау авыл клубында Мишәбаш авылының үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте.
Саба районы Явлаштау авылы мәчете төзелүгә 95 ел тулды.
15 февраль көнне Мәктәп волейбол лигасының район этапы уеннары узды. Явлаштау мәктәбенең кызлар командасы бу ярышларда 2 урынга лаек булды.
15 февраль -Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан укучылар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты.
2020 елның 9 февралендә Явлаштау мәктәбе укучылары "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу телевикторинасында катнаштылар.