8 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Саба дулкыннары», «Саба таңнары» коллективлары һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды.
6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды.
5 февраль көнне Явлаштау авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды.
25 гыйнвар көнне Мишәбаш мәдәният йортында күңелле уеннар һәм дискотека белән кичә оештырылды.
29 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССРның 100 еллыгы, "Татарстан яшьләре" газетасының 100 еллыгы уңаеннан "Синең белән үтте яшьлегем" дип аталган очрашу кичәсе узды. Кичәдә төрле елларда газетаны яратып укучылар, районнан кунаклар катнаштылар.
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә, яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатыннан, Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Хәзерге вакытта чираттагы 4 йортны төзү эшләре башланды.
7 гыйнвар көнне Россиядә Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелә. 24 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында, китапханә белән берлектә , Татарстан АССР га 100 ел, Хәтер һәм Дан елы уңаеннан, "Ленинград блокадасына багышлана" дигән батырлык сәгате үтте. Ленинград блокадасында йөзләрчә мең Татарстанлы катнашкан. Ленинград блокадасы вакытында ленинградлылар ниләр кичергәне, Ладога күле аша салынган "тормыш юлы" һәм башкалар турында балалар игътибар белән тыңладылар. Алар һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
26 гыйнвар көнне Явлаштау мәктәбе базасында Саба районының 90, Татарстанның100 еллыгына багышланган бадминтон турниры булып узды.
26 гыйнвар көнне Мишәбаш авылының боз мәйданчыгында хоккей буенча район чемпионатының беренче уеннары узды.
22 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика этабы узды. Бу ярышларда Явлаштау мәктәбенең егетләр командасы катнашып 4 урынны яулады.